5 октябрь көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Пушкин картасын тормышка ашыру кысаларында Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «Без хәтерлибез, без горурланабыз» патриотик кичәсендә катнаштылар.
Чара бик эчтәлекле булды. Балалар Бөек Ватан сугышы турында яңа белемнәр алдылар, төрле конкурсларда, театр тамашаларында актив катнаштылар, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, хәтта солдат ризыгын да татып карадылар. Шулай ук балалар Аксубай муниципаль районында туып-үскән Советлар Союзы Герое Г. Г. Романовның биографиясе белән таныштылар.
Чарадан балалар якташлары өчен горурлык хисе белән кайттылар.