«Веста» үзәге белгечләре үз-үзеңне уңай бәяләргә өйрәттеләр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында «Үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне кабул итү» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәтләр алучы өч хатын-кыз катнашты.

Дәрес барышында катнашучылар төрле күнегүләр уздылар. Алар аңда уңай сыйфатларны активлаштырырга, киметелгән үзбәяләүне торгызырга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата үз карашларын яңадан карарга мөмкинлек бирде. Катнашучылар «Характерның уңай һәм тискәре яклары» күнегүен башкару авыррак булуын таныдылар. Катнашучыларга барыннан да бигрәк «Комплиментлар» күнегүе ошады, чөнки һәркем башка катнашучылар адресына яхшы сүзләр белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булды.

Катнашучылар киләчәктә уңай үзбәяләүне югалтмасын өчен, дәрес ахырында «Бәхетле кеше кагыйдәләре» дигән белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International