«Пушкин картасы» проекты ярдәмендә 14-22 яшьлек яшьләр бөтен ил буенча мәдәни чараларга бушлай йөри алалар. Шушы көннәрдә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче кыз бала А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә театры актерлары һәм хезмәткәрләре үткәргән мастер-класста катнашты.
Приютта тәрбияләнүче кыз актерлык осталыгы нигезләре белән танышты, дөрес суларга, сәнгатьле итеп сөйләшергә, үз-үзеңне танып белергә өйрәнде. Мастер-класс үткәрелгән «Эшләп кара» проекты тамашачыларның игътибарын үстерү, спектакльләрне караганда режиссерларның уй-фикерләрен аңлау күнекмәләрен үз эченә ала – болар барысы да яшүсмергә «Котырынган акчалар»спектакленең асылына төшәргә ярдәм итте.
