Азнакай районында «Ачык йөрәкләр» патриотик волонтерлар отряды эшли. Ул 2018 елның сентябрендә оештырылды. Волонтерлар отряды тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, ялгыз пенсионерларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә үзләренең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын бирә.
Өлкәннәр декадасы кысаларында волонтерлар отряды социаль хезмәткәр Солтанова О.Ф. белән берлектә Җиңү бистәсендә ялгыз социаль хезмәт алучы Вера Игнатьевнага йорт янындагы территорияне җыештыруда ярдәм күрсәтте.
Волонтерлар территорияне ботаклардан һәм корыган яфраклардан чистарттылар, берьеллык үсемлекләрнең һәм чәчәкләрнең калдыкларын бетерделәр.
Балалар пенсионерның территориясе чиста торсын өчен көч куйдылар. Һәркем бу эшкә үз җылылыгының бер өлешен керткәндә үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле. Вера Игнатьевна күрсәтелгән ярдәм өчен волонтерларга рәхмәт белдерде һәм аларга сәламәтлек теләде.