7 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында яңа килгән социаль хезмәт алучылар өчен «Грипп һәм ОРВИ: дәвалау һәм профилактика» темасына мәгълүмати чара узды. Табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова грипп һәм ОРВИ профилактикасы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның ничек мөһим булуы турында сөйләде.
Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучылар вакцинация, авыруларны диагностикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һәм үз сәламәтлегеңне ныгыту чаралары турында белделәр.
Чара ахырында үзәк карамагындагылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар, кызыклы лекция өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.
Чарада унҗиде социаль хезмәт алучы катнашты.