Социаль яклау тармагы ветераннары өчен Питрәч районында чара уздырылган

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районында социаль яклау тармагы ветераннары булып китте.

Өлкән буын вәкилләре өчен Әлвидино авылында Советлар Союзы Герое Гаврилов П.М. музеена экскурсия оештырдылар. Чара барышында өлкәннәребезне «Чулпы» керәшен халык ансамбле, «Зөбәрҗәт» татар халык ансамбле, «Рябинушка» вокаль ансамбле һәм «Селяне» вокаль-инструменталь ансамбле җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды, анда өлкәннәр экскурсия һәм концерттан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ветераннар чараны оештыручыларга күңел күтәренкелеге һәм позитив өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International