Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әби базы» дигән акция узган.
Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга кышка яшелчә әзерләүдә ярдәм күрсәттеләр. Түтәлләрдә үскән бар нәрсәне тозлы итеп саклап калырга мөмкин. Еллар буе тикшерелгән рецептларны социаль хезмәт алучылар үзләре тәкъдим итте.
Әби базы банкадагы яшелчә белән тулыланды. Акциядә 14 социаль хезмәткәр катнашты, алар кышка яшелчә консервлауда 94 олы кешегә ярдәм күрсәттеләр.