Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы белән «Эрготерапия» дигән социаль технология буенча «Мозаика» дигән темага индивидуаль дәрес уздырылган.
Эрготерапия өчен пациентка комплекслы һәм индивидуаль якын килү хас. Мондый дәвалауда барысы да әһәмиятле: кеше әйләнеше, аның яшәү рәвеше, аның авырулары, мавыгулары, интеллект дәрәҗәсе. Эрготерапиянең бурычы – тормыш сыйфатын яхшырту, кешегә гадәти эшчәнлеккә кайтырга мөмкинлек бирү, үз-үзенә хезмәт күрсәтергә генә түгел, ә ялын төрлеләндерергә һәм хәтта эшли башларга мөмкинлек бирү.