ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

5 нче октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы мәйданда пенсия алды яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

6 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар рәсем ясауның яңа төре – яфракка буяу төшереп ясау белән таныштылар.

Зәй муниципаль районында 2021 елның көзге-кышкы чорында балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара бурычларны хәл итү дәвам итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 332 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк.

Россиянең Махсус Олимпиадасы «Ноосфера» Мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә 2021 елның октябреннән «Россия – социаль ил» үсешендә үзенчәлекләре булган гаиләләргә нейропсихологик мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча комплекслы укыту онлайн-программасын тормышка ашыра башлый.

2021 елның 6 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 078 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 302 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,79 % тәшкил итә.

5 октябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләргә ТР Мөслим районы буенча РФ Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ф. У. Ганиева һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе рәисе Р. М. Шәрипов килде.

Татарстан Республикасында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дигән стационар алыштыручы технологияне гамәлгә ашыру ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга яңа гаилә табарга мөмкинлек бирә.

Кичә Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.

5 нче октябрь көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда түбәндәге оешмалар катнашты: «Уютный дом» ИК» ҖЧҖ, «Ресурс плюс» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Ак Барс Страхование» ҖЧҖ, ШЭ Исмагилов Р. Б. («Мойдодыр» ҖЧҖ), «Башнефть» ҖЧҖ, «Чистопольская-34» ТМШ, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International