ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 189 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 23 кешегә кимрәк.

2 ноябрь көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көйне танып бел» дигән музыкаль күңел ачу уены узды. Җырларга һәм күңел ачырга һәркем ярата, чөнки музыка – уңай эмоцияләр чыганагы.

Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Н. В. Савайтан «Бердәмлектә безнең көч» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Балаларның дәүләт бәйрәмнәре турында белемнәрен киңәйтүгә, патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән чарада өлкән яшьтәге тернәкләнүчеләр катнашты.

«БИК САБР» социаль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары шахмат буенча онлайн-очрашуда катнаштылар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан профилактик чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр үтәлә.

Инвалидлар декадасы алдыннан, 2021 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия эшен оештыра. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә алалар.

2 ноябрь көнне «Гарденотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәрес үткәрделәр.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары акция уздырдылар. Аның максаты – гражданнарны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру һәм аның бүгенге кеше өчен әһәмияте турында сөйләү.

Социаль-инновацион юнәлештәге иң яхшы социаль технологияләрне (программаларны) ачыклау һәм тарату, инвалидлыгы булган кешеләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан Министрлык «Инновация, социаль инклюзия һәм Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен кертү» конкурсын үткәрә. Конкурста ТР Хезмәт министрлыгы карамагындагы учреждениеләр катнаша ала.

Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан берничә чара уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International