2 ноябрь көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көйне танып бел» дигән музыкаль күңел ачу уены узды. Җырларга һәм күңел ачырга һәркем ярата, чөнки музыка – уңай эмоцияләр чыганагы.
Өлкәннәр музыка уен кораллары турында табышмаклар чиштеләр, ноталар буенча җырларны танып белделәр, ә соңыннан аларны бергәләп җырладылар. Финалда музыкаль викторинада катнашучылар татлы призлар алдылар.
«Шунда ук мәктәптәге музыка дәресен искә төшердем. Әйе, музыка һәм җырсыз тормышыбыз күңелсез булыр иде. Музыка борчылырга, дулкынланырга, сөенергә мәҗбүр итә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты социаль хезмәтләр алучы Надежда Машина.
