Өлкәннәр белән эшләүдә гарденотерапия

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрь көнне «Гарденотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәрес үткәрделәр.

Өлкәннәр белән йорт үсемлекләренең кешенең психоэмоциональ халәтенә йогынтысы турында сөйләштеләр. Хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә бүлмә үсемлекләрен тукландыру, су сибү, су сиптерү белән шөгыльләнделәр, аларның файдалы үзлекләрен өйрәнделәр. Шулай ук барлык катнашучылар да мәгълүмати буклетлар алдылар.

Очрашу һәм үсемлекләр белән эшләү өлкәннәрнең кәефен яхшыртты, аларның тормыш тонусы артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International