ТР Хезмәт министрлыгы Махсус Олимпиада технологияләрен гамәлгә керткән учреждениеләр арасында конкурс үткәрә

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Социаль-инновацион юнәлештәге иң яхшы социаль технологияләрне (программаларны) ачыклау һәм тарату, инвалидлыгы булган кешеләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан Министрлык «Инновация, социаль инклюзия һәм Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен кертү» конкурсын үткәрә. Конкурста ТР Хезмәт министрлыгы карамагындагы учреждениеләр катнаша ала.

Учреждениеләрдән гаризалар 2021 елның 12 ноябренә кадәр кабул ителә. Шартлар белән тулырак биредә танышырга мөмкин >>.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне (843) 557-21-88, 557-20-48 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 503 каб. адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International