Түбән Кама районында бәйрәм алды акциясе узды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары акция уздырдылар. Аның максаты – гражданнарны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру һәм аның бүгенге кеше өчен әһәмияте турында сөйләү.

Кама Аланы урамнарында волонтерлар халыкка буклетлар тараттылар һәм алар өчен бердәмлек нәрсә икәнлеге турындагы сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстанлылар билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – игелекле, ярдәмчел булу һәм башкалар белән тату яшәү.

Акция барышында 23 мәгълүмати буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International