Республиканың күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 189 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 23 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 3 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 403, 161 һәм 36 эшсез кеше исәптә тора.

Эшсезләр санының артуы Яр Чаллыда (+2), Алабугада (+2), һәм Түбән Камада (+15) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International