Минзәлә интернат-йорты COVID-19 таралуына юл куймау буенча барлык чараларны да үти

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан профилактик чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр үтәлә.

Учреждениедә кулларны эшкәртү өчен дозаторлар, антисептик чаралар, тән температурасын үлчәү өчен инфракызыл термометрлар, пульсоксиметрлар, медицина битлекләре, перчаткалар, саклагыч костюмнар, сулыш органнарын саклау өчен экраннар сатып алынган һәм файдалануга тапшырылган.

Көн саен өлкән шәфкать туташы социаль хезмәтләр алучыларның һәм хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчи. Билгеле бер вакытта бактерицид лампалар биналардагы һаваны зарарсызландыра. Шулай ук баскыч һәм ишек тоткаларын антисептиклар белән эшкәртәләр, идәннәрне еш юалар.

Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән мәгълүмати эш учреждениенең фойесында урнашкан таблоны кулланып алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International