«Өмет» үзәге дәүләт бәйрәме уңаеннан чаралар оештырды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан берничә чара уздырдылар.

Шулай итеп, 3 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Бердәмлектә безнең көч» дигән әңгәмә һәм «Минин һәм Пожарский – туган җирне саклаучылар» дигән викторина оештырдылар. Чарада социаль хезмәт алучылар балигъ булмаган балалар катнашты.

Очрашуның беренче өлеше тарихка багышланган иде, ә икенче өлеше балаларны уртак иҗади эшчәнлек ярдәмендә берләштерүгә юнәлдерелгән иде. Бәйрәм хөрмәтенә балалар тематик плакат, шулай ук бердәмлек һәм күпмилләтлелекне символлаштырган кул эшләре ясадылар. Чара күңелле уеннар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International