Алабуганың «көмеш» яшьтәге волонтерлары социаль проектта катнаша

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

«БИК САБР» социаль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары шахмат буенча онлайн-очрашуда катнаштылар.

«БИК САБР» проекты психоневрологик интернатларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социальләштерү проблемаларын хәл итүгә, аларның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә, борчу дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән. Проектның беренче этабы гамәлгә ашырылды инде. «Алтын яшь» отряды кураторы, интернат-йорт психологы Светлана Исмәгыйлева, Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында онлайн-укулар узды.

Санитар-эпидемиологик хәл аркасында Алабуга социаль учреждениеләре арасында икенче этап дистанцион режимда уза. Шахмат турнирында катнашучылар шактый көчле иде. Әйтик, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортның данын шахмат буенча республика турниры җиңүчесе Константин Немирский яклады. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан чарада Геннадий Щукин һәм Валерия Камилова катнаштылар.

Чираттагы уен киләсе атнага планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International