Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында танып-белү дәресе узды. Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова видеороликлар кулланып, социаль хезмәт алучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.
Бөгелмә шәһәренең Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге педагог-психологлары «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре өчен онлайн-семинар үткәрделәр.
Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Энҗе Булатова кече яшьтәге балалар белән «Кием тегү ательесы» дигән сюжетлы-рольле уен оештырды. Чараның максаты балигъ булмаганнарның иҗади инициативасын үстерү иде.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче һәм эшләүче инвалид кешеләрнең хезмәт хакы аларның керемен санаганда исәпкә алынмаячак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премия бирү турындагы указга кул куйды. Документ тексты ТР Президенты порталында урнаштырылган.
Үзизоляция чорында Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшендә заманча социаль технологияләр һәм яңа эш формалары куллана. Шундый технологияләрнең берсе – виртуаль туризм. Россия, республика һәм районның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсияләр һәм турлар белгечләр тарафыннан оста кулланыла.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Социаль актив» проектының партнеры булды. Ул шәһәр балалар китапханәсе – 37 нче филиал тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
Инвалидлар декадасы алдыннан, 2021 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия эшен оештыра. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә алалар.