Бүген, 8 ноябрьдә, социаль өлкә белгечләре, яшьләр һәм волонтерлар өчен вебинар узачак. Башлана 13.30 сәгатьтә.
19 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Кеше культурасының феномены буларак фән» дигән чара үткәрде. Ул Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде.
Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-20-49 (эш көннәрендә 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр).
3 ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен иҗат остаханәсе оештырдылар.
Җитештерү календаре буенча 2021 нче елның 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялгызлык яки туганнары тиешле ярдәм күрсәтмәү сәбәпле кирәкле ярдәмсез калуы очраклары да бар. 8-800-600-42-34 номеры буенча битараф булмаган барлык гражданнар социаль хезмәт оешмаларына ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар турында хәбәр итә алачак.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, югалтуларны киметү һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең функциональ процессларын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «5S Лин-офис – 2021» конкурсы үткәрә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең һәр көне кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән тулы. Социаль хезмәт алучылар иҗат, физик активлык белән шөгыльләнәләр, күңел ачу һәм интеллектуаль дәресләрдә катнашалар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында юрисконсульт Любовь Наумова янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору буенча инструктаж үткәрде. Чарага учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар җәлеп ителде.
2021 елның 3 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 14 692 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 348 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,73 % тәшкил итә.