Кукмараның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә иҗади сәләтләрне үстерү буенча чара узды. Балаларны традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы эше кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Социаль куркыныч хәлдә булган гражданнар катнашында узган чара шәхси кыйммәтләрне билгеләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
23-24 ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Алия Малякова һәм Әлфинә Абдеева «Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр күрсәтү» дигән семинарда катнаштылар.
25 ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Зилә Мөдәрисова «Тормышта һәркем өчен әни кирәк һәм мөһим» дигән чара үткәрде. Аның максатлары – хатын-кызга сак караш традицияләрен саклап калу, гаилә нигезләрен ныгыту, күп балалы аналарны хөрмәтләү.
28 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәр йөрәккә кадерле һәм иң яраткан кешеләрне – әниләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм чарасына тәрбияләнүчеләрнең әниләре чакырылган иде.
Быел финанс зачеты 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр үткәрелә.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны терапевт Әлфия Зыятдинова кабул итә.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Минем халкым – минем горурлыгым» циклыннан «Виртуаль сәяхәт. Мирас уты» дигән чара уздырды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» программасы республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла.