Татарстанлыларны финанс зачетында катнашырга чакыралар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта финанс грамоталылыгын арттыру Россия Банкы һәм хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Халык һәм бизнес тарафыннан уйланган, грамоталы финанс карарлар кабул итүгә, мошенниклык гамәлләр куркынычын киметүгә, ахыр чиктә, тулаем икътисад үсеше дә бәйле.

Барлык төбәкләрдә дә финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын арттыру мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максатыннан, Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән ел саен Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла.

Быел финанс зачеты 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр үткәрелә. Зачетны уңышлы тапшырган очракта катнашучылар исемле сертификат алачак.

Финанс зачетын finzachet2021.ru сайтында узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International