«Веста» үзәге карамагындагы балалар Татарстан буенча виртуаль сәяхәт кылдылар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Минем халкым – минем горурлыгым» циклыннан «Виртуаль сәяхәт. Мирас уты» дигән чара уздырды. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чара 17 нче социаль участокта узды. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала катнашты.

Очрашу башында белгеч балаларга республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләде. Аннан соң балалар Татарстан буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, мәдәни мирас объектлары турында мультфильм карадылар. Катнашучылар мультфильм турында актив фикер алыштылар, кайберләре бу урыннарда булганда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

«Татарстан белгечләре» викторинасы барышында балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм республика турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International