ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Яр Чаллы шәһәре предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән.
Шулай итеп, «ЗЖБИ-210» ҖЧҖ 132 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 7 437,6 мең сум булган бурычларын түләде.
Шулай ук «Заманча төзелеш технологияләре» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән. Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 1 хезмәткәргә 102,9 мең сум акча түләде.