«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләрне тоз белән рәсем ясарга өйрәтәләр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Кукмараның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә иҗади сәләтләрне үстерү буенча чара узды. Балаларны традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар.

Тернәкләндерү үзәгендә балалар Яңа елны бәйрәм итүгә актив әзерләнәләр, шуңа күрә дәрес темасы да тиешле иде. Оештыручылар балаларга тоз белән кар бөртекләре ясарга тәкъдим иттеләр. Дәрестә балалар тозның үзлекләре турында белделәр, рәсем ясау өлкәсендә яңа гамәли күнекмәләр алдылар.

Балалар яңа техникада ясаган барлык кар бөртекләре үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр үз эшләре күргәзмәсе оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International