Тармак белгечләре Төмәндәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

23-24 ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Алия Малякова һәм Әлфинә Абдеева «Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр күрсәтү» дигән семинарда катнаштылар.

Семинар Казанда узды. Ике көн дәвамында белгечләр тренингларда катнаштылар, үзләренең һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыттылар, эштә балалар һәм өлкәннәрнең психологик хәлен аңлауга таянып, системалы алым кулланырга өйрәнделәр.

Социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге белгечләргә Төмән коллегаларының гаилә һәм балалар белән эшләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде: гаиләләргә комплекслы ярдәм оештыру, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү буенча инновацион проектлар һәм алымнар. Мәйданчыкта катнашучылар Төмән шәһәренең «Гаилә» балигъ булмаганнар өчен төбәк социаль-тернәкләндерү үзәгенең эшен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International