«Асылташ» социаль приютында Әниләр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

28 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәр йөрәккә кадерле һәм иң яраткан кешеләрне – әниләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм чарасына тәрбияләнүчеләрнең әниләре чакырылган иде.

Күңелле, эмоциональ яктан бай эчтәлекле чара балалар көлүе һәм аларның әниләре йөзендәге шатлыклы елмаюлар белән үрелеп барды. Әниләр бәйрәмдә актив катнаштылар: җырладылар, биеделәр, балалар белән уйнадылар, конкурсларда катнаштылар.

Котлау итеп тәрбияләнүчеләр тематик видеоролик, искиткеч иҗади номерлар әзерләделәр, үз куллары белән бүләкләр – матур открыткалар ясаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International