Буа интернат-йортында яшәүчеләрнең сәламәтлеген табиб-терапевт күзәтеп тора

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны терапевт Әлфия Зыятдинова кабул итә.

Табиб өлкәннәрдән аларның хәл-әхвәлләре турында сораша, авырулар тарихын өйрәнә, анамнез җыя, карау үткәрә. Беренчел консультацияләрдән соң терапевт социаль хезмәтләр алучыларны кирәкле тикшерүләргә җибәрә. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, анализларны өйрәнгәннән соң, дәвалау билгеләнә, кирәк булганда, өлкәннәр тар белгечлек буенча табибка җибәреләләр.

Әлфия Зыятдинова социаль хезмәтләр алучыларның гомуми сәламәтлегенә – өлкәннәрнең физик һәм психик торышына аерым игътибар бирә. Чараларның төп максатларының берсе – өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International