«Веста» үзәгендә «Ябык даирәдән чыгу» клубының чираттагы очрашуы узды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы эше кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Социаль куркыныч хәлдә булган гражданнар катнашында узган чара шәхси кыйммәтләрне билгеләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Дәрес барышында катнашучылар күнегүләр үтәделәр, алар үзләренә һәм башка кешеләргә яңача карарга, партнер гамәлләре турында хаталы күзаллауларны билгеләп үтәргә һәм аларга мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкинлек бирде. «Мин юллар чатында» күнегүе аеруча файдалы булды. Ул кешеләрнең карарлар кабул иткәндә, еш кына башкаларның теләкләрен исәпкә алырга мәҗбүр булулары турында уйланырга мөмкинлек бирде. Моны үзгәртү өчен, барлык катнашучылар да белешмәлекләр алды.

Дәрес кече төркемнәрдә, ковидка каршы чараларны үтәп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International