ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берничә чара уздырды. Алар балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектларына кагылышлы иде.

«Дети дождя. #ЧудоДетиРядом» проекты кысаларында ноябрь аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар белән дәресләр циклы уздырдылар.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Яраткан әкиятләр эзеннән» дигән интеллектуаль марафон үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында 23 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре Венера Якупова һәм Елена Зверева профилактик дәресләр үткәрделәр.

«Демография» милли проекты һәм «Аеклык ноктасы» социаль ятимлекне профилактикалау проектын тормышка ашыру максатыннан Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге хатын-кызларга Республика наркология диспансеры базасында тернәкләндерү узуда ярдәм күрсәттеләр.

Әгәр балигъ булмаган балалар салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар үтиләр.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада 15 бала катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Сәламәтлек марафоны» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Шушы көннәрдә Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Толерантлык иленә сәяхәт» дигән танып-белү дәресе узды.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International