25 ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Зилә Мөдәрисова «Тормышта һәркем өчен әни кирәк һәм мөһим» дигән чара үткәрде. Аның максатлары – хатын-кызга сак караш традицияләрен саклап калу, гаилә нигезләрен ныгыту, күп балалы аналарны хөрмәтләү.
Очрашу 2 нче номерлы социаль участокта узды. Чарада монда яшәүчеләр һәм социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар бик теләп викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әкиятләрдән өзекләрне танып белделәр, аналык темасына багышланган мәкальләр искә төшерделәр.
1 һәм 3 номерлы территориаль иҗтимагый үзидарәләр урынбасарлары Анжелика Лихачева һәм Светлана Нуриева хатын-кызларны котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чара барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп үткәрелде.