ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан хәйриячеләр Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Ноябрь-декабрь айларында «Авыр хәлдәге авыруларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм тернәкләндерү чараларын оештыру һәм үтәү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.

Быел Азнакай районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Татнефть» ХФ грантларына VI конкурста «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә җиңүче булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2022 елга өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды.

3 нче декабрь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Декабрь башыннан Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы старт алды. Беренче көнне үк социаль хезмәтләр алучыларны һәм аларның әти-әниләрен «Константиновка» мәдәният йорты куйган махсус концерт сөендерде. Чара программасына татар һәм рус телләрендә сөйләшкән клоуннар һәм әкият персонажлары катнашында музыкаль спектакль кертелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Көчле рухлылар» дигән мотивация бирә торган чара үткәрде. 

6 декабрьдә Арча үзәк китапханәсендә ведомствоара түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты. Алар төрле сораулар бирделәр.

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Иреклеләр көне уздырылды.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев булды. Ул концертта булды һәм бина буйлап йөреп чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International