«Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен фитобарда чәй эчүләр үткәрелә. Чаралар өлкәннәрнең кәефен яхшыртуга, аларның физик активлыгын күтәрүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән.
3 нче декабрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Рәмзилә Хафизова һәм Ландыш Зарипова «Теракт янавы турында ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Чара «Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.
7 декабрьдә Лениногорск шәһәрендә ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. Чара ZOOM-конференция форматында узды.
8 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.
Буа районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә Инвалидлар декадасы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларны «Мин булдырам» дип исемләнгән районкүләм чарага чакырдылар. Чара район мәдәният йортында узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Балалар көләргә тиеш!» күңел ачу чарасы үткәрелде.
7 нче декабрь көнне Яр Чаллының 86 нчы номерлы «Өмет» интернат-мәктәбендә Инвалидлар декадасына багышланган «Күңелле эстафеталар» дигән спорт бәйрәме узды.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар бирелә.
2021 елның 8 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 235 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 409 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,60 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 755 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.