Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Иреклеләр көне уздырылды.
«Волонтер», «волонтер отряды» төшенчәләре белән танышу һәм волонтерлар хәрәкәтенең асылын ачу өчен балаларга презентация күрсәтелде. Аны карагач, балалар волонтерларның үз теләкләре белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә бушлай ярдәм итүләрен белделәр. Аларның эшчәнлеге балаларга, өлкән кешеләргә, инвалидларга, сугыш ветераннарына, хайваннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Теләсә кайсы яшьтәге һәр кеше волонтер була ала. Моның өчен гади эшләрдән башларга була: өйдә хуҗалык буенча ата-аналарга ярдәм итәргә, бәйрәмгә котлаулар әзерләргә, өлкәннәргә сумкаларын ташырга булышырга, йортсыз хайваннарны ашатырга. Волонтерларның максаты – дөньяны яхшырак итү», – дип мөрәҗәгать итте балаларга чараны оештыручылар.
Чара ахырында балалар кул астындагы материаллардан кошлар өчен җимлек ясарга булдылар.