«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы чаралары уза

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Декабрь башыннан Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы старт алды. Беренче көнне үк социаль хезмәтләр алучыларны һәм аларның әти-әниләрен «Константиновка» мәдәният йорты куйган махсус концерт сөендерде. Чара программасына татар һәм рус телләрендә сөйләшкән клоуннар һәм әкият персонажлары катнашында музыкаль спектакль кертелде.

3 декабрь көнне үзәк белгечләре тарафыннан «Безнең иҗат» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Иҗади процесска ата-аналар да актив кушылды, шуңа күрә һәр эшләнмә үзенчәлекле килеп чыкты.

6 декабрьдә Инвалидлар декадасы «Имин шәһәр» спорт бәйрәме белән дәвам итте. Бәйрәм уен формасында узды һәм «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасы күнегүләрен һәм шәһәрдә юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен берләштерде. Чара Идел буе физик культура һәм спорт академиясе ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International