Ноябрь-декабрь айларында «Авыр хәлдәге авыруларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм тернәкләндерү чараларын оештыру һәм үтәү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.
Программаның максаты – озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, авыручыларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау технологиясен оештыру һәм үтәү.
Уку процессын тормышка ашыруга Казан милли тикшеренү технология университетының өстәмә һөнәри белем бирү институтының профессорлар-укытучылар составы һәм Казан медицина көллияте укытучылары җәлеп ителде.
Укулар барышында авыручы кеше һәм аның туганнары белән эшләүнең психологик аспектлары, шулай ук авыручы яки өлкән кешене карау нигезләре каралды; карау технологиясен гамәлгә ашыру буенча бүлекчә (белгечләр төркеме) эшчәнлеген оештыру буенча киңәшләр бирелде; мобильлеге чикләнгән кешене куркынычсыз хәрәкәт итүнең һәм кичектергесез халәтләрдә беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү буенча гамәли күнекмәләре эшләнде.
Программаны уңышлы үзләштергән 60 белгечкә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.