Яшь социаль хезмәт алучылар күчмә күргәзмәдә булдылар

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

3 нче декабрь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәт алучылар «ТАССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» дигән күчмә күргәзмәдә булдылар. Күргәзмә ТР Милли музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.

Экспозициядә ТАССР барлыкка килү тарихы турында документлар, дәүләтчелекне булдыруга зур өлеш керткән күренекле җәмәгать эшлеклеләренең фотосурәтләре, шулай ук «Идел-Урал» картасы тәкъдим ителгән. Аерым бүлектә Татарстан Республикасы төзелүен, 1990 елның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүен, Конституция текстын таныклаучы документлар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International