«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Көчле рухлылар» чарасы узды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Көчле рухлылар» дигән мотивация бирә торган чара үткәрде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын инвалид спортчылар проблемаларына җәлеп итүгә, коляскадагы баскетболчылар үрнәгендә адаптив спортны, актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәт алучылар кызыклы очрашулар клубы кунакларын – «Яр Чаллы» коляскадагы баскетбол командасы капитаны Рамил Лотфуллинны, команда әгъзалары Альберт Җаббаров һәм Фәнис Сәхбиевны җылы каршы алдылар. Алар спортчылар белән бергә тернәкләнү курсы уза, һәм барысына да Россия чемпионнары булган инвалидлар турында белү кызык булды.

Спортчылар җәрәхәт алганчы һәм аннан соңгы тормышлары, коляскаларда хәрәкәт иткәндә тормышка җайлашуның ничек баруы турында сөйләделәр. Тамашачылар кунакларның яраткан эшләренә һәм мавыгуларына да вакыт табуларына сокландылар.

Чараны социаль хезмәт алучы Дмитрий Колчковның җырлары һәм «Әйдә, Россия» видеороликлары бизәде. Очрашу бик күңелле атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International