Азнакай интернат-йортында спорт тренажер мәйданчыгы ачтылар

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Быел Азнакай районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Татнефть» ХФ грантларына VI конкурста «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә җиңүче булды.

Учреждение проекты социаль хезмәтләр алучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыруга, өлкәннәр һәм инвалидлар кебек категория гражданнар өчен спорт объектларыннан файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Проект бюджеты 620 мең сум тәшкил итә, шуның 500 меңе – грант акчалары.

Проектның җитәкчесе – социаль хезмәт буенча белгеч А. С. Кравченко.

«Татнефть» ГАҖнең финанс ярдәме, «СтройСервис» ҖЧҖнең оператив эше нәтиҗәсендә проектны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырып булды.

«Актив озын гомерлелек: тормыш – ул хәрәкәт» проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә хәзерге вакытта интернат-йортта өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар сәламәтлеген саклау, аларның актив яшәү рәвешен алып бару һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык уңай шартлар да бар.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты, ул коллективка изге теләкләрен җиткерде.

Учреждениедә яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен спорт мәйданчыгы физкультура белән шөгыльләнергә, тернәкләндерү процедуралары үткәрергә һәм үзләрен формада тотарга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International