Буа интернат-йорты хәйриячеләрдән бүләкләр алды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан хәйриячеләр Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Мәсәлән, муниципаль район башлыгы Рәнис Камартдиновтан учреждение кер юу һәм киптерү машиналары алды, якташлык социаль хезмәт алучыларны 30 мең сумлык дивар лампалары белән тәэмин итте. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре интернат-йортка биш чәй сервизы бүләк итте.

Буа интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр бик шат һәм битараф булмаган кешеләргә игътибар, кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International