6 декабрьдә Арча үзәк китапханәсендә ведомствоара түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты. Алар төрле сораулар бирделәр.
Арча районы администрациясе, социаль яклау һәм башка ведомстволар вәкилләре проблемаларга колак салдылар һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләделәр. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашуның мондый форматы күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирде. Һәр әти-әнине ишеттеләр. Алар сораулар биреп кенә калмадылар, балаларны үстерү, аларның ялын оештыру буенча үз тәкъдимнәрен дә керттеләр.
Иң актив ата-аналар «Мәрхәмәтлек үзәге»нең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.