Яр Чаллы мэры «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә булды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев булды. Ул концертта булды һәм бина буйлап йөреп чыкты.

«Ел саен биредә 700дән артык инвалид тернәкләнә: 85 % – чаллылылар, 15 % – республика халкы», – дип сөйләде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждение директоры Юлия Ивахина. Социаль хезмәтләр стационар һәм ярымстационар формада күрсәтелә.

«Изгелек» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен барлык шартлар да тудырылган: кешеләргә тормышта җайлашырга ярдәм итү өчен көнкүреш приборлары урнаштырылган бүлмә, сәламәтлек өчен тоз бүлмәсе, шулай ук үз-үзеңне иҗатта сынап карарга мөмкин булган арт-терапия кабинеты бар.

Очрашу ахырында шәһәр мэры үзәккә кыйммәтле бүләк – телевизор тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International