ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында, 2021 елның 7 декабрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Сила в детях» хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерү өчен җиһазлар тапшырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бик матур һәм тантаналы вакыйга булып узды – никах укылды.

1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле эшләр» акциясе уздырыла. Аның максаты – өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү.

1 декабрьдә башланган Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне төрле чаралар, концертлар һәм мастер-класслар белән сөендерә.

2021 елның 3 декабренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 7 864 гариза бирелгән. Укуга 6 079 татарстанлы кереште.

Инвалидлар декадасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр концерт программасы оештырдылар.

Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү төгәлләнә.

3 декабрьдә Казанда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан БМОның тотрыклы үсеше максатларына ирешүгә ярдәм итү кысаларында төп проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да катнашты.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

1 декабрьдә Мәскәүдә Россия Пенсионерлар берлеге пленумы тәмамланды. Чара кысаларында ел саен үткәрелә торган иң яхшы региональ бүлекчәне билгеләү конкурсына йомгак ясалды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International