Яңа ел чаралары кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уен калейдоскобы» дигән күңел ачу чарасы узды.
15 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән дәрес үткәрде.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече велотренажер кулланып, индивидуаль дәвалау-профилактика дәресе үткәрде. Чара «Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» проекты кысаларында уздырылды. Аның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның актив озын гомерлелек чорын озынайту һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру.
Инвалидларны эшкә урнаштыру тәҗрибәсе – төрле сәбәпләр аркасында бу проблеманы мөстәкыйль хәл итә алмаган кешеләрне тернәкләндерүнең бик мөһим өлеше. Бу сорауда менталь тайпылышлары булган кешеләргә аеруча кыен.
16 декабрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Наталья Белова иҗат остаханәсе эшен оештырды. Көндезге бүлеккә килүчеләр өчен открытка-шейкерлар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
13-17 декабрь көннәрендә Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
«Авиценна» дәвалау-профилактика медицина үзәге» ҖЧҖ 12 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 218,8 мең сум булган бурычын каплады.
Өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең физик торышын ныгыту кебек, баш мие эшчәнлеген сакларга кирәк. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.
14 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова балигъ булмаган балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча онлайн-тест үткәрде.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Виртуаль дөньяга тәрәзә» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул тернәкләнүче балаларга яңа кызыклы дөньяга чуму һәм үзләренең көндәлек проблемаларын оныту өчен уникаль мөмкинлек бирә.