15 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән дәрес үткәрде.
Балалар һәр кеше тормышында хезмәтнең роле турында башлангыч күзаллауларны киңәйттеләр һәм ныгыттылар, төрле һөнәрләр турында төп төшенчәләр белделәр. Шулай ук укучыларның рольле уеннар аша төрле эшчәнлек төрләренә чуму, киләчәктә кем булу турында беренче тапкыр уйлану мөмкинлеге бар иде. Балалар һөнәрне дөрес сайлау ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар.