13-17 декабрь көннәрендә Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Чулпан Бадьина һәм Гөлнара Титова һәм комплекслы үзәкнең социаль хезмәткәрләре 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация кирәклеге турында сөйләделәр һәм аларга мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге кешеләр, бигрәк тә ялгызлар, чикләнгән социаль элемтәләргә ия, һәм еш кына аларның СOVID-19га каршы вакцинация ясау турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге юк. Комплекслы үзәк хезмәткәрләре тарафыннан таратыла торган белешмәлекләрдә вакцинация кагыйдәләре турында бөтен мәгълүмат тупланган, Минзәлә районы медицина оешмаларының контакт номерлары һәм эш режимы күрсәтелгән.
