Чистай районында «Авиценна» медицина үзәге хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Чистай муниципаль районының ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнгән.

Шулай итеп, «Авиценна» дәвалау-профилактика медицина үзәге» ҖЧҖ 12 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 218,8 мең сум булган бурычын каплады.

Шулай ук «Индустрия» ҖЧҖдә хезмәт хакы буенча бурыч капланган. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 20 хезмәткәргә 82,7 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International