«Куркынычсыз балачак» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә Яңа елны бәйрәм итү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту буенча әңгәмә узды. Чараны социаль педагог Елена Макарова үткәрде.
Яңа ел чаралары кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында спартакиада булып узды. Чараның максаты булып өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында физик культура һәм спорт кыйммәтләрен пропагандалау һәм популярлаштыру торды.
Учреждениенең әлеге эчке органы администрация вәкилләре һәм картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрдән тора. Ул социаль хезмәт алучыларны мәдәни-массакүләм һәм тәрбия эшендә актив катнашуга җәлеп итү, яшәү һәм хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту өчен булдырылган. Мондый уртак, диалог өчен ачык үзара хезмәттәшлек учреждение өчен мөһим булган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге инвалидлар декадасы кысаларында шәһәр һәм район хәйрия акцияләрендә актив катнашты.
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында 15 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды. Ул физкультура белән шөгыльләнүгә гадәт формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.
15 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Үзенчәлекле спортчылар – Махсус Олимпиада геройлары» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны паралимпия хәрәкәте тарихы, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән танылган спортчылар белән таныштыру.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә узган дәрестә булды. Ул социаль хезмәтләр алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, алар белән үткәрелгән дәресләр турында сөйләште, аларның кызыксынулары турында сорашты. Шулай ук район башлыгы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларга һәм хезмәткәрләргә торт бүләк итте.
2021 елның 15 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 921 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 314 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,59 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 174 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 43 кешегә кимрәк.
Россия банкының «Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгеч Д. В. Гыйльфанова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар онлайн-дәресләрдә катнашалар.