Өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең физик торышын ныгыту кебек, баш мие эшчәнлеген сакларга кирәк. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру, активлык чорын озынайту, үз-үзеңне күрсәтү һәм аралашу ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру.
Кичә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Инга Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, хезмәт ветераны Мөнифә Шәрәповнага барып, бергәләп «Лото» өстәл уены уйнадылар. Бу балачактан һәркемгә таныш булган уен, ул социаль хезмәт алучыда җылы хисләр уятты һәм кәефне күтәрде.
Чараны оештыручы фикеренчә, уен терапиясе игътибарлылык, реакция тизлеген, хәтер һәм башка күнекмәләрне үстерә, бу өлкән яшьтәге гражданнарга көндәлек тормышта ярдәм итә. Моннан тыш, аралашу өлкәннәргә ялгызлык хисе белән көрәшергә ярдәм итә һәм эмоциональ халәтне яхшырта.