Инвалидларны эшкә урнаштыру тәҗрибәсе – төрле сәбәпләр аркасында бу проблеманы мөстәкыйль хәл итә алмаган кешеләрне тернәкләндерүнең бик мөһим өлеше. Бу сорауда менталь тайпылышлары булган кешеләргә аеруча кыен.
16 декабрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлекчәсендә хезмәт алучылар өчен «Преттель-НК» ҖЧҖнә экскурсия оештырылды. «Өй янында эш» проекты кысаларында һәм алга таба эшкә урнаштыру максатыннан «Преттель-НК» ҖЧҖ белгечләре социаль хезмәтләр алучыларны хезмәт шартлары, эш графигы белән таныштырдылар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшь кешеләр автомашиналар өчен кабельле жгутлар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
«Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мондый проектлар барлыкка килү менталь тайпылышлары булган кешеләрнең генә түгел, гомумән инвалидларның да күп кенә проблемаларын хәл итә ала, дип ышана.